“Әле яңа китерделәр...”

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органы, ризыклар сыйфатының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавы турында кулланучы мөрәҗәгате нигезендә, Түбән Кама шәһәрендә сәүдә үзәкләре бүлекләренең берсенә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

“Барысын да әле яңа гына китерделәр. Бездә  срогы чыккан товарларның эзе дә юк”, - биредә контрольлек-инспекция бүлеге белгечләрен әнә шундый сүзләр белән каршыладылар. Тик, кызганычка, кулланучының шикаяте расланды. Кондитер һәм колбаса ризыкларының төрлелегеннән күзләр камашкан гаять зур бүлек киштәләрендә яраклылык срогы инде моннан берничә көн элегрәк чыккан шпик һәм чебеш итеннән ясалган рулетның аунап ятуы ачыкланды. Тикшерү барышында шулай ук эшмәкәрнең Таможня берлеге Техник регламенты һәм гамәлдәге санитария кагыйдәләренең мәҗбүри таләпләрен үтәмәве, тәгаенләп әйткәндә: җитештерү датасы турында маркировка эшләүгә карата таләпләрне санга сукмыйча гына кондитер әйберләрен кабул итү һәм сатуга юл куюы билгеләнде. Сатучы үзенең аңлатмасында җитештерү датасы турында мәҗбүри мәгълүматларның күрсәтелмәве өчен бөтен җаваплылыкны җитештерүчегә аударып калдырды. Ниндидер бер дәрәҗәдә, чыннан да хаклы ул: намуслы җитештерүче һәрвакыттта да тартмада, төрелмәдә товар турында барлык мәгълүматларны язып куя. Бу очракта җитештерүченең намуслымы-юкмы икәненә шикләнергә кала: ул сатучыларга бу даталарны үзләренә язып кую мөмкинлеге бирә булып чыга. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә барлыгы  13500 сумнан арыграк күләмдә азык-төлек сатудан алынды.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъект өчен законнарны үтәү буенча укыту-өйрәтү характерында чара уздырды.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Иң элек шуны истә тотыгыз: азык-төлекне сатып алганчы, этикеткасының булу-булмавына игътибар итегез. Анда продукт турында мәгълүматлар: җитештерү датасы, яраклылык срогы, составы, азык кыйммәте, җитештерүче атамасы, аның адресы, продуктны саклау шартлары турында мәгълүматлар мәҗбүри төстә күрсәтелергә тиеш. Сыйфаты шик тудырган ризыкларны әйләнеп узыгыз. Тиз бозыла торган продуктлар: кремлы кондитер әйберләре, сөт, колбаса, балыкның җитештерүче тарафыннан билгеләнгән тиешле температурада сакланылырга тиешлеген онытмагыз.

Сәүдә өлкәсендә закон бозу очраклары мәгълүм булган очракта түбәндәге адреслар буенча Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итегез: Түбән Кама ш., Бызов ур., 20А, тел: (8555) 36-63-76, 36-63-85; Аксубай ш.т.б., Ленин ур., 8, тел: (84344) 2-88-56; Зәй ш., .Казан ур., 8, тел.: (85558) 3-54-02; Мөслим ав., Пушкин ур., 91, тел.: (85556) 2-35-05; Чирмешән ав., Совет ур., 32, тел.: (84396) 2-23-80. Сезнең мөрәҗәгать нигезендә белгечләребез планнан тыш тикшерү үткәрүгә һәм закон бозуны булдырмый калуга хокуклы. Мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернеттагы сайты аша тапшыруның бик уңайлы булуын тагын бер кат исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International