Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда, көй өчен, “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? - дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халыкның эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава:
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява...
Габдулла Тукай
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен халык белән күчмә очрашулар үткәрү инде күптән традициягә әйләнде. Әнә шундый очрашуларның чираттагысы 2016 елның 18 февралендә Арча муниципаль районының атаклы Яңа Кырлай авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина кабул итте.
Очрашуга Яңа Кырлай халкы гына түгел, бәлки күрше Яңа Иябаш авылында яшәүчеләр дә килде. Асылда сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә кагылып үтелде. Кулланучыларны сыйфатсыз азык-төлек, катлаулы көнкүреш техникасы һәм кием-салым сатып алырга туры килгәндә нинди хокукларга ия булулары һәм нинди гамәлләр кылырга кирәклеге кызыксындырды. Гражданнар үзләренең барлык сорауларына тәфсилле җаваплар ишетте.
Гражданнарны кабул итүдән соң хосусый эшмәкәр И.Р.Гайфуллиның Яңа Кырлай авылында урнашкан сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде. Семинарның максаты – сәүдә хезмәткәрләренең хокукый аң-белемнәрен үстерү, сәүдә өлкәсен җайга салучы норматив-хокукый актларны аңлату. Сатучыларга сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыруның яңа кагыйдәләре, кулланучыларга тиешле мәгълүматлар бирү зарурилыгы, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүматлар ирештерелде.
Күчмә чара мәгълүмати буклетлар, брошюралар һәм «Пульс» газетасын өләшү белән үрелеп барды.