18 февральдә Чаллы шәһәрендә 2015 елга сәнәгатьне, эшмәкәрлекне, куллану базарын һәм хезмәтләр күрсәтүне үстерүгә йомгак ясалды. Шулай ук 2016 елга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Ттатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина катнашты.
Киңәшмә кысаларында зал холлында сәнәгать, эшмәкәрлек казанышлары күргәзмәсе, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате ярминкә-күргәзмәсе оештырылды. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына җирле производство, тәгаенләп әйткәндә, “Просто Молоко” ҖЧҖ, “Чаллы ите” ҖЧҖ, «Славица» ҖЧҖ, “Чаллы икмәге сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Болгар сырасы” ҖЧҖ, “Чаллы бройлеры” ҖЧҖ, “Татспиртпром” ААҖ, «Школьное питание» ҖЧҖ товарлары тәкъдим ителде.
Кәргәзмәгә килгән халык җитештерүчеләрнең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, аның тәмен татып карау мөмкинлеге дә алды. Кулланучылар хозурына ике йөздән артыграк атамадагы товарлар тәкъдим ителде.
Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге чара кысаларында “Куллану базары өлкәсендә консультация пункты” эшен оештырды. Аның барышында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре кулланучылар хокукларын яклау һәм хәмер базары өлкәсенә кагылышлы сораулар бирде.
Мөрәҗәгать итүче барча кешегә, РФ законнарының төп нигезләмәләренә таянып, һәр конкрет очракта үзләренең хокуклары һәм үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.