Илдар Халиков ТР Әлмәт районында техника һәм продукция күргәзмәсен карады

2016 елның 19 феврале, җомга

 2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  Әлмәт муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында заманча техника һәм продукциянең киң колачлы күргәзмәсен карады.

Күргәзмә Әлмәттә “Нефтьче” Мәдәният йортында оештырылган иде. Экспонатлар белән танышу махсус техниканы җентекләп караудан башланды. Моннан тыш күргәзмәдә төрле блоклардан торган киң колачлы экспозицияләр тәкъдим ителгән иде. Болар – яшьләр сәясәте, спорт, мәдәният һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, сакчыл производство, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, эшмәкәрлек, торак-коммуналь хуҗалык, экология һәм төзелеш  экспозицияләре.

Күргәзмәгә килүчеләр җитештерү, социаль өлкә һәм эшмәкәрлек өлкәсендәге яңалыклар, инде якын киләчәктә үк тормышка ашырылачак алдынгы техник идеяләр белән танышу мөмкинлеге алды.

Экскурсия барышында фикер алышулар да булды.

Гомумән, күргәзмәдә әлмәтлеләргә тормышның барлык өлкәләрен үз эченә алган экспозицияләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Кулланучыларга сыйфатлы – җирле продукт сайлауга юнәлеш биргән товар җитештерүчеләр күргәзмәсе аеруча кызыклы булды (язма ТР Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International