Ташып та карыйлар...

2016 елның 19 феврале, җомга

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгыннан материаллар бер-бер артлы килеп кенә тора.

Әйтик, агымдагы елның 17 февралендә генә дә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол һәм Югары Ослан районнары буенча бүлекләреннән биш литрлы  ПЭТ-савытларда аракы рәвешендәге спиртлы сыекча ташу белән шөгыльләнгән гражданнарга карата берьюлы өч материал керде.

Хуҗаларыннан тартып алынган контрафакт продукция күләме 139 л тәшкил итте. Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрә. Спиртлы продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International