Дәүләт алкоголь инспекциясе “Бугульминская газета” белән иңгә-иң торып эшли

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында 2015 елгы эшкә йомгак ясалды.

Ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора: куллану базарында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын, кулланучы сәламәтлегенә зыянсыз булуын тәэмин итү, кулланучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук җирле товар җитештерүчеләрнең тоткан урынын һәм көндәшлеккә сәләтен көчәйтү өчен шартлар тудыру.

Аерым алганда, узган елда мебель сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау чаралары күрелде. Ачыкланган бозулар – товарларның сыйфатсыз булуы, товар сатучы яки җитештерүчесе (дәгъвалар кабул итүгә вәкаләтле булган затлар) турында анык кына мәгълүматларның булмавы, гарантия бурычларын үтәмәү, килешүләрнең булмавы яки алардагы шартларның санга сугылмавы.

- Моның ише закон бозу очраклары  махсус кибет-салоннарга да, арендага алынган бүлекләрдә яки базарда сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләргә дә хас.

         Сатып алучылар бигрәк тә  үрнәкләр буенча йорт җиһазларын сатып алганда гамәлдәге законны тупас бозу очракларына  еш юлыга, - дип билгеләп үтте эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова. – Әмма, нигезле таләпләр куелганда, хуҗалык итүче субъектлар кулланучының законлы таләпләрен үз ихтыяры белән юкка чыгара.

Аның әйтүенчә, “Бугульминская газета”, башка массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән эшләү, территориаль орган хезмәткәрләренә консультацияләр бирү, шулай ук дәгъва гаризаларын төзүдә ярдәм итү хисап чорында мебель сыйфаты буенча судта барлык бәхәсләрне кулланучылар файдасына хәл кылу мөмкинлеге биргән.

Шулай ук, кисәтү чараларын күрү максатыннан, мебель сатучы эшмәкәрләр өчен семинарлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International