2016 елның 20 февралендә Чаллыда законсыз урнаштырылган киоскларны җимерүгә керештеләр. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә әнә шундый 88 объектның барлыгы, шуның 33 ендә халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелә торган “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату эшчәнлеге алып барылганлыгы ачыкланган. Нәкъ менә шулар беренчеләрдән булып экскаватор чүмеченә эләгәчәк.
2016 елның 20 февралендә 6 шундый объект җимерелүгә дучар ителде. Башкарма комитет тарафыннан ялланган подряд оешмасы 30/13, 29/17, 1/16 торак йортлар тирәсендәге, 59 нчы комплекстагы, Кәгазьчеләр, ГЭС тукталышларындагы, 8/11йорттагы сәүдә нокталарын сүтте.