Шулай итеп, ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итүчеләр, актив гражданлык позициясе күрсәтү һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлегенә куркыныч белән яный торган легаль булмаган продукция таралуга киртә куюдан тыш, хәмерне законсыз җитештерүнең расланылган һәр факты өчен матди бүләкләнәчәк тә әле.
Шуны истә тотарга кирәк: хәбәрдә чынбарлыктагы факт кына бәян ителергә тиеш. Гаепле зат, 10 литр һәм аннан күбрәк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукциясе тартып алынып, административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган очракта, тартып алынган продукция күләменә карап, хәбәр урнаштыручыга 1,2 яки 3 мең сум акча түләнәчәк.
2016 елның гыйнварында бу җәһәттән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы дөнья күрде. Аның нигезендә, спирт, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклау һәм мондый хәлләрне булдырмый калуга ярдәм иткән гражданнарны матди яктан кызыксындыру максатында, 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.