Уртак эшләребез бар

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Буа районы Прокуратурасы вәкилләре белән уртак эш оештырды.

 Чурак авылында үткәрелгән контрольлек чаралары барышында яраклылык срогы чыккан барлыгы 9200 сумлык товарның (тәмләткечләр һәм ярмалар) сатудан алынмыйча искереп ятуы ачыкланды. Ә инде Югары Лашчы авылында яраклылык вакыты чыккан барлыгы 2600 сумлык кондитер әйберләренең кибет киштәсендә тузан җыеп ятуы билгеләнде.

Шулай итеп, тикшерү чаралары йомгаклары буенча барлыгы 11 800 сумлык продукция сатудан алынды. Гаепле затларга штрафлар рәвешендә административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International