Мәгълүматлары кайда?

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә бер кулланучыдан хосусый эшмәкәр Р.Р.Мөхетдиновның кибетендә (Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы) бернинди дә мәгълүматлары күрсәтелмәгән азык-төлек товарларының сатылуы турында язмача гариза керде. Продукциянең җитештерүчесен, составын һәм үзенчәлекләрен, җитештерү датасын һәм яраклылык срогын белеп булмый дигән сүз бит бу. Әлеге авылда яшәүче кулланучыларның берсе бу хәлгә нык кына ачуы чыгып, кибетне тикшерү турында язмача гариза белән безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә булган да инде.

Быелның 17 февралендә Арча территориаль органы хосусый эшмәкәр Р.Р.Мөхетдиновка карата планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде. Контрольлек чарасы нәтиҗәсендә кайбер товарларда, тәгаенләп әйткәндә, хәлвә, мойва. тавык кәтлитләре, үлчәп сатыла торган пилмән, целлофан капчыкларга тутырылган печенье, мармеладта тиешле мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеге расланды. Моннан тыш яраклылык срогы чыккан барлыгы  3050 сумлык продукциянең кибет киштәсендә тузан җыеп ятуы да ачыкланды әле. Болар - «Кока-кола» хәмерсез эчемлеге, бисквитлы рулет, чипсы, “чәк-чәк” кондитер ризыгы, кыздырылган тозлы арахис чикләвеге, киптерелгән кальмар, шоколад прәннек.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Биектау (Арча) районындагы җирле бүлегенә карап тикшерүгә җибәрелде.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Товар сатып алганда игътибарлы булуыгызны һәм безгә кулланучылар хокукларын бозу очраклары турында хәбәр итүегезне тагын бер кат үтенеп сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International