19 февраль көнне Арча шәһәре мәдәният йортында Арча районы территориясендә җитештерелә торган продукциягә күргәзмә-дегустация һәм өченче чакырылыш Арча район советының чираттагы утырышы булды.
Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев, контрольлек итүче органнар җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Күргәзмәнең төп максаты – җирле товар җитештерүчегә ярдәм итү, аның продукциясен халыкка таныту. Берочтан мондый күргәзмә-дегустациянең район халкы өчен генә түгел, сәүдә бизнесы белән товар җитештерүчеләрнең берлектә эшләве өчен дә бик кирәкле чара булып торуын әйтеп үтик.
Күргәзмә барышында теләгендә булган һәркем җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе белән танышты, шулай ук теге яки бу ризыкның тәмен татып карады. Күргәзмәгә килүчеләр хозурына тәкъдим ителгән товар ассортименты - күзләрне камаштырырлык, башларны әйләндерерлек. Камыр, кондитер, сөт ризыклары һәм хәтта район территориясендә үстерелгән яшелчә дә бар иде анда. Һәр предприятие стенд булдырып, шунда үзе җитештереп сата торган продукциясе турында тәфсилле мәгълүматлар урнаштырган.