Яраксыз товар белән тулган кибет...

2016 елның 26 феврале, җомга

 N дигән кулланучыбыз Арча районының Иске Кырлай авылына барышлый күзенә чалынган бер кибеттә азык-төлек сатып алган. Өенә кайткач кына ике төрле товарының яраклылык срогы чыкканлыгын күреп алган. Кулланучы, озак уйлап тормастан, әлеге кибеткә тикшерү үткәрү үтенече турында язмача гариза белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итте.

2016 елның 19 февралендә Арча территориаль оорганы хезмәткәрләре кибеткә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

Кибет – ташландык хәлдә. Тикшерүчеләр соңыннан белгәнчә, көн саен эшләми дә икән әле. Киштәләрендәге товарларда бернинди дә тәртип юк – кайсы кайда аунап ята, ризыкларны саклау  сроклары һәм шартлары үтәлми.

Тикшерү нәтиҗәсендә яраклылык срогы чыккан атланмай, ит ризыклары (тавык ите “таякчыклары”, 2 төрле кәтлит, купаты, 2 төрле фарш), печенье, 4 төрле кәнфит, эремчекле вареник, кекс, “муравейник”, каймак, джемлы катлама кебек азык-төлекнең киң ассортименты табылды. Саклау вакыты чыккан ризыкларның гомуми бәясе 5828 сум тәшкил итте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп,  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Биектау (Арча) районындагы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International