Баулының ЮХИДИ бүлегеннән Слава труду" газетасына хәбәр итүләренчә, 1977 елда туган Казахстан егете, товарны озату документларыннан башка гына, Әлмәткә 15 тартма аракы (0,5әр литрлы сыешлыкта 12 шәр шешә) һәм бер бертма коньяк (0,5әр литрлы сыешлыкта 6 шар шешә) китергән чагында юл- патруль хезмәткәрләре “кармагына” эләккән. Шулай итеп, законнарга төкереп караган егеттән 93 литр күләмендә контрафакт продукция тартып алынган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан административ тикшерү алып барыла.