2015 елда кулланучылар хокукларын яклау буенча 109 дәрес үткәрелде. Бу дәресләрдә 2000 нән артыграк бала катнашты. Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәресләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнарда үткәрелеп килә.
Дәресләрне системалы төстә үткәрү үсеп килүче буынның хокукый культурасын үстерүгә, җаваплы һәм аңлы сатып алучылар, бизнес-бергәлекнең булачак вәкилләрен тәрбияләүгә, егет-кызларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә, югалып калмыйча, үз хокукларын мөстәкыйль төстә якларга өйрәтүгә юнәлдерелгән. 2016 елның 25 февралендә Лениногорск шәһәренең №5 мәктәбендә нәкъ менә шундый дәресләрнең берсе үткәрелде.
Шуны да исегезгә төшереп үтик: куллану белемнәре буенча чаралар “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге программа бөтен халык арасында куллану белемнәрен актив төстә пропагандалауга юнәлдерелгән.