Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе – Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен сату күләмен арттыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру.
Продукциянең сыйфаты имин тормышка ирешү, сәламәтлек һәм озын гомерле булуны тәэмин итүдә хәлиткеч факторларның берсе булып тора. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, ел саен 15 мартта үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (быел бу көн “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девиз белән үтәчәк) алдыннан, Габдрахман авылында Әлмәт районы кулланучылар җәмгыятенең (РАЙПО) кондитер әйберләре производствосында “кунакта” булып кайтты. Биредә составында ГМО булмаган экологик чиста, табигый продукция елдан-ел күбрәк җитештерелә. Тик продукция өчен сәүдә челтәрләренә юлны табуы гына авыр.