ТР Лениногорск шәһәре мэры киңәшмә үткәрде

2016 елның 26 феврале, җомга
 26 февральдә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлек башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Р.Г.Хөсәенов район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән “Түгәрәк өстәл” рәвешендә киңәшмә үткәрде.
Чарада эш буенча актуаль проблемалар, шул исәптән муниципаль районның хәмер базарындагы вәзгыять; Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру; көмешкә һәм суррогат хәмер продукциясен сатуга юл куймауга юнәлдерелгән чараларны оештыру  турында мәсьәләләр каралды. 
Лениногорск шәһәре мэры, киңәшмәдә әйтелгән тәкъдимнәрдән чыгып, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән кайбер бурычлар йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International