24 һәм 25 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле һәм Зеленодол районнары буенча бүлекләреннән 335л күләмендә (0,5әр литрлы 670 шешә) Казахстан Республикасында җитештерелгән контрафакт хәмер продукциясен ташу факты буенча материаллар алынды.
Зеленодол территориаль органы белгечләре әлеге фактлар буенча административ эшләр кузгатты. Продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.