Бүгеннән халык белән традиион очрашулар башлана. Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе”дә автомобиль төзүчеләр шәһәре мэры Наил Мәгъдиев хәбәр итте.
“Районнар җитәкчеләре, Эчке эшләр министрлыгы идарәсе начальнигы, шәһәр прокуроры игътибарын шуңа җәлеп итәсем килә: шәһәрнең тормыш эшчәнлегендәге күп кенә мәсьәләләр нәкъ менә шундый очрашулар вакытында калкып чыга. Шәһәребездә яшәүчеләр белән мондый эш формасы 2014 елда гамәлгә кертелгән иде, ул алга таба да дәвам иттереләчәк. Шәһәр халкы белән даими элемтә булу - бик кирәк һәм мөһим. Без бу эш белән ныклап торып шөгыльләнәчәкбез. Барыгыздан да 18.00 сәгатьтән соң очрашуларда катнашуыгызны, сөйләшүгә һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән үзара аралашуда килеп чыккан сорауларга җавап бирергә әзер булып торуыгызны сорыйм”, - диде ул.
29 февраль көнне Чаллы шәһәре Үзәк районында яшәүчеләр өчен № 50 урта мәктәптә халык белән очрашу булды. Әлеге очрашуга Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, шәһәр советы депутаты Эльдар Әминов, “Мәхәллә”, “Киләчәкне төзибез” идарәче компанияләре белгечләре чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече дә катнашты.
Искәндәр Галимов үзенең чыгышында узган елда шәһәрдә башкарылган эшләр белән таныштырып, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Очрашу азагында шәһәр халкы язмача, шулай ук телдән төрле сораулар бирде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән сораулар ишетелмәде.
Очрашу ахырында барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр өләшенде.