Мөслим муниципаль районының актлар залында районның сәүдә оешмалары вәкилләре белән киңәшмә булды. Сөйләшүнең төп темасы – алкогольле продукция сатучы сәүдә оешмаларының эше. Киңәшмәне хакимият башлыгы җитәкчесе урынбасары Ленар Гаяз улы Авзалов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Нуриәхмәт кызы Зарипова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының Мөслим районындагы белгече Нәзиф Нәсыйх улы Гыйзатдинов, территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ләйсән Марсель кызы Кәримова, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Ленар Нәҗметдин улы Хәкимов катнашты. Районның сәүдә нокаларында алкогольле продукция сату һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә әйләнде.