Әлмәттә җәмәгать туклануы нокталары тикшерелә

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

 Антибиотикларны һәм саклау срогы чыккан ризыкларны менюдан алып ташларга! Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан киң колачлы кампания җәелдереп җибәрде. Ул җәмәгать туклануы предприятиеләрендә саклау вакыты чыккан ризыкларның бармы-юкмы икәнлеген, шулай ук зур күләмдә антибиотиклар кулланып җитештерелгән ит ризыкларын ачыклауга юнәлдерелгән. #АльметьевскТВ телекомпаниясенең төшерү төркеме Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән Габдрахман авылындагы “Юлдаш” кафесына рейд ясады.

 Татарстан Республикасында, шул исәптән Әлмәт районында кеше өчен кирәкле булган азык-төлекнең күпчелеге җитештерелә. Болар – ит, сөт ризыклары, яшелчә, икмәк һәм кондитер ризыклары. Әмма аларның һәммәсе дә сыйфат стандартларына туры киләме икән соң?

- Продукция сыйфаты – тормыш сыйфатын, сәламәтлек һәм озын гомерле булуны тәэмин итүдә мөһим факторларның берсе. Республика компанияләре җитештерә торган продуктлар сыйфат ягыннан гына түгел, бәясе ягыннан да кулай. Безнең максат – республиканың куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, җирле җитештерүчеләрнең үз товарларын халыкка танытудагы активлыгын көчәйтү, халыкны мәгълүматлы итү,  - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.

«Юлдаш” кафесына авыл халкы гына түгел, Габдрахман авылы аша үтеп-сүтеп йөрүче шоферлар да кереп чыккалый. Менюда - салатлар, кайнар аш-су, камыр ризыклары, эчемлекләр.

- Үзебезнең чимал белән эшлибез. Барысы да – җирле. Тортлар, бавырсак, бәлеш, төрле камыр ризыклары пешерәбез. Продукциябезне кибетләргә дә җибәрәбез. Барысын да бик тиз алып бетерәләр, - диде безгә “Юлдаш” кафесының производство мөдир Земфира Таҗиева.

Рейдта катнашучылар салкын һәм кайнар ризык цехларында булды. Пешекчеләр белән аралашып, камыр ризыкларын, аш, кондитер әйберләрен әзерләү технологияләре белән танышты. Тикшерүчеләр җитештерелә торган продукциянең маркировкаланган булуын, товар күршелеге кагыйдәләренең бозылмавын үз күзләре белән күрде. Ит ризыкларында антибиотиклар эзләре дә табылмады.

- Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча шуны билгеләп үтәргә була: барлык продукцияне  җитештерүдә, ГМО кулланылмыйча гына, фәкать җирле чимал эшкә җигелә. Без, кулланучыга сайлап алу мөмкинлеге бирелергә тиеш, һәм ул берничә тапкыр эретеп катырылганын түгел, бәлки “свежий” продуктларны гына кулланырга тиеш, дип саныйбыз.   Җирле яшелчә, ит, бөтен продукция биологик яктан тулы кыйммәтле һәм сәламәтлек өчен файдалы, - дигән ныклы фикерен җиткерде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.

Саклау вакыты чыккан продукцияне ачыклау һәм аларның составында антибиотиклар бармы-юкмы икәнлеген тикшерү чаралары дәвам иттерелә.

Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, кибет киштәләрендә закон бозу фактларын һәм саклау вакыты чыккан продукцияне күрсәгез,   22-21-33 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International