2016 елның 2 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр А.А.Алврцянның балалар товарлары һәм уенчыклары сатыла торган сәүдә ноктасында кулланучылар хокукларын яклау нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен аңлату буенча чара үткәрде. Тәгаенләп әйткәндә, кибет хезмәткәрләренә сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен тутыру кагыйдәләре, кулланучыга теге яки бу товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру максатында, сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, шулай ук ярлыклары һәм биркаларында товар турында мәгълүматларның рус телендә бирелергә тиешлеге (бүген кйбер товарларда нәкъ менә рус телендәге мәгълүматларны табуы кыен), балалар товарлары һәм уенчыкларының ассортименты һәм аларны нинди очракларда башкасына алыштырып булуы турында сөйләп үтелде. Берочтан быел “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девиз белән билгеләп үтелергә тиешле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасы да аңлатылды.
Әлеге сәүдә ноктасы яңа гына үзенең эшчәнлеген башлап җибәргәнлектән, хосусый эшмәкәр сәүдә кагыйдәләре мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәткән өчен Арча территориаль органы белгечләренә рәхмәт белдереп, үзенә кирәкле барлык мәгълүматларны зур канәгатьлек хисе белән “мыегына” чорнап куйды.