2016 елның 3 мартында, Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Арча шәһәренең Мәдәният йорты фойесында Арча районында җитештерелә торган продукция күргәзмәсе булды. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясен халыкка таныту, ассортимент белән таныштыру – әлеге күргәзмәнең төп максаты әнә шул иде.
Чарада Арча районының барлык почмакларыннан килгән җитештерүчеләр катнашты. Күргәзмәдә бәрәңге, кабак, консервланган яшелчәләр, сөт продукциясенең бөтен ассортименты – кымыз, сөт, кефир, катык, каймак, атланмай, төрле сырлар, хәмерсез эчемлекләр, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, бал, табигый бал продукциясе тәкъдим ителеп, бу муллыктан күзләр камашты. Биредә үк һәр җитештерүче, кирәк булганда, җитештерелә торган продукциясе турында тулы мәгълүматлар белән дә таныштырып үтте. Күпләр продукциянең составы, кайда һәм ни рәвешле җитештерелүе белән кызыксынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре асылда җитештерүчеләрнең һәр вәкиле белән диярлек әңгәмә үткәрде. Барлык азык-төлек товарлары җитештерүчеләргә турыдан-туры кагылганлыктан, аларга Кулланучылар хокукларын яклау көне турында да тәфсилләп сөйләп үтелде. Бүген кулланучы өчен иң мөһиме – теге яки бу продукт компонентларының табигый булуы. Әңгәмә барышында иң элек нәкъ менә шуңа басым ясалды.
Чара барышында барча халыкка территориаль орган реквизитлары, кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләшенде.