Аксубайда мәгариф хезмәтләре күрсәтү ярминкәсе узды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

1 март көнне Аксубай бистәсенең Мәдәният йортында мәгариф бүлеге тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылган “Мәгариф хезмәтләре күрсәтү” ярминкәсе булып узды. Чарага республикабызның әйдәп баручы дистәләрчә югары һәм урта һөнәри уку йортлары вәкилләре җыелды.

Мәктәпне тәмамлап чыгучы һәрбер егет-кыз һөнәр сайлап алуга бик җитди карарга һәм бу һөнәр аның шәхси мәнфәгатьләренә, сәләтенә генә түгел, җәмгыятьнең ихтыяҗларына да туры килергә тиеш. Моннан тыш сәламәтлеге торышын, гаиләсе мөмкинлекләрен дә исәпкә алу шарт. Бу мәсьәләдә югалып калучылар бик күп. Мәгариф хезмәтләре күрсәтү ярминкәләренең төп бурычы  - һөнәр сайлауга ярдәм итү һәм яшь кешене һөнәрен дөрес сайлап алуына яки дөрес сайлап алынмавына инандыру.

Чарага 9, 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырулы иде. Ярминкә чарада катнашучыларны теркәүдән башланды. Шуннан соң фойеда барлык мәгариф оешмалары вәкилләре буклетлар өләшеп, бистә мәктәпләре укучыларын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Ярминкәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече дә катнашты. Ул булачак студентларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле материаллар өләште, алар белән әңгәмә корып, үзенең киңәш-табышларын бирде.

  Чара актлар залында дәвам итте. Биредә район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Кәрим кызы Вәлиуллина һәм районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы белгече Венера Стоянова мәктәпне тәмамлау алдында торган егет-кызларны сәламләп, алга таба белем алу өчен мәгариф учреждениесен сайлаганда ялгышмаска өндәде.

Шуннан соң урта һөнәри һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Республикабызның барлыгы 17 югары уку йорты вәкиле актлар залы сәхнәсенә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International