3 март көнне Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Васыйл Шәйхразиев эшлекле киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты идарәсе начальнигы Айрат Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашты.
Киңәшмәдә районның хәмер базары торышы, сәүдә объектларының ЕГАИС системасын куллануга әзерлеге каралды.
Очрашуда катнашучылар күчмә чара кысаларында сәүдә объектларының эшчәнлеге белән танышты. Берочтан хезмәткәрләргә кирәкле тәкъдимнәр дә ирештерелде.