2016 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегеннән легаль булмаган алкогольле продукция ташу факты буенча, карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итү өчен, материал алынды.
Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре 19 февраль көнне 22 сәгать 35 минутта Гыйматдинов урамында (Нурлат ш.) «YOTONG» автобусын тикшергән чагында транспортның багажлар кую бүлегендә Казахстан Республикасында җитештерелгән 24 шешә «PARLIAMENT» аракысын тапкан. Автобусның Самарадан Ижевскига барышы булган. Автобус йөртүче – хосусый эшмәкәргә ялланып эшләүче Удмуртия Республикасы гражданины аңлатып үткәнчә, аракылы тартмаларны аңа, эчемлекне Ижевск шәһәрендә автобус йөртүчеләрнең гаражына китереп кую өчен, Самара шәһәрендә автобус йөртүчеләр тапшырган. Димәк, автобус йөртүче бу очракта алкогольле продукцияне сатучы белән заказчы (сатып алучы) арасында арадашчы ролен уйнаган. Шуңа да карамастан, автобус багажнигында табылган барлык продукцияне тартып алырга туры килгән.
Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча административ тикшерү алып бара.