Кайнар эзләр буенча...

2016 елның 5 марты, шимбә

 4 март көнне Чистай территориаль органының “Кайнар линия”сенә бер хәбәр алынды. Баксаң, Чистай районының Татар Сарсазы авылындагы “Сарсаз” кибетендә хәмер продукциясен законсыз сатып яталар икән.

Территориаль орган хезмәткәрләре кичекмәстән әлеге сәүдә объектына юл тотты. “Кайнар эзләр”  буенча килү тикмәгә генә булып чыкмады. Кибеттә Россиядә җитештерелгән 43 шешә «Невская Жемчужина золотая» шампан шәрабе һәм тетрапак савытларда 13 данә «Алма Миа» һәм «Лазурная долина» шәраб эчемлеге табылды. Берочтан әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмавы расланды. Хәмер продукциясенә товарны озату документларын күрсәтүче дә табылмады.

Шулай итеп, административ тикшерү кысаларында хуҗалык итүче субъекттан  45,25 литр күләмендә алкогольле продукцияне тартып алырга туры килде. Хәзер инде җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International