2016 елның 2 мартында Кайбыч районында сәүдә оешмалары вәкилләре һәм хосусый эшмәкәрләр район хакимияте башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе А.Н.Макаров, район прокуроры ярдәмчесе И.Ф.Гарәфетдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты А.М.Гыйлаҗева, Тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия әгъзалары белән очрашты.
Кайбыч муниципаль районы сәүдә объектларында хәмер продукциясен сату, көндәлек өчен кирәкле товарларны сатканда закон нормаларын үтәү, формаль булмаган мәшгульлекне (статистикага кертелмәгән мәшульлек) киметү һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары көн тәртибенең төп мәсьәләләренә әйләнде.
Эшмәкәрләр шулай ук сыйфатсыз продукция саткан өчен җаваплылык турында закон нигезләмәләре белән таныштырылды. “Бердәм Россия” партиясенең Кайбыч җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г.Лотфуллина исә “Халык контроле” дигән партия проектының тормышка ашырылуы турында сөйләп үтте, шулай ук чарага җыелган халыкны “Халык контроле”нең яңартылган составы белән таныштырды.