Беренче апрельдә ЕГАИСка ышандырачаклар

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Хәмер бизнесы вәкилләре, көтелмәгән хәлләр килеп чыгу ихтималыннан шикләнеп, ваклап сату өлкәсеннән яңа система белән танышуны соңгы көненә калдырмауларын сорый.

Татарстан узган елның октябрендә Россиядә Алкогольле продукцияне учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) гамәлгә кертү буенча пилот проектына старт бирелгән тәүге төбәккә әйләнде. Ягъни хәзер барлык кибетләр һәм складлар сканерлар белән тәэмин ителергә тиеш дигән сүз бу. Әлеге сканерлар акциз маркаларындагы мәгълүматларны “укып”, “Росалкогольрегулирование” органнарына тапшырачак. Ә инде анда һәрбер шешәдәге мәгълүматлар легаль хәмер продукциясенең мәгълүматлар базасы белән чагыштырылачак. Мәгълүматлар тапшырылмаса, яисә шешәдәге мәгълүматлар базадагы мәгълүматларга туры килмәсә, сатучыларга йөзләрчә мең сумлык штрафлар һәм легаль булмаган хәмер белән сәүдә иткән өчен лицензияләреннән коры калу яный.

Инде узган елда ук алкогольле продукцияне җитештерүчеләрнең һәммәсе дә, шулай ук спиртлы эчемлекләрне күпләп җибәрүчеләр, ваклап сату өлкәсенең сәүдә нокталары ЕГАИСка тоташтырылды. Быелның 1 июленнән шәһәрләрдә ваклап сату өлкәсе сатучылары, 2017 елның 1 июленнән  - авыл җирлекләрендә хәмер сатучылар ЕГАИС системасын куллану нигезендә эшли башларга тиеш.

Әмма гыйнвар аенда үткән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә хәмер базары вәкилләре, ЕГАИСка күчүдәге кыенлыкларга бәйле рәвештә шок халәтендә калдык, дип, республика Премьер-министры Илдар Халиковка зар-интизарларын белдерде. Шунда Хөкүмәт башлыгы күзәтчелек органнарына эшмәкәрләргә системага күчү белән бәйле кыенлыклардан чыгуда ярдәм итәргә кушты.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов әйтүенчә, Премьер тарафыннан кушылган эш үтәлгән. Татарстанның хәмер базары вәкилләре өчен Түбән Камада, Әлмәт, Казан һәм Чистайда “Росалкогольрегулирование” белгечләре белән очрашулар һәм консультацияләр оештырылган. Моннан тыш барлык күпләп сату оешмалары һәм зур сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында эшлекле очрашулар үткәрелгән. Белгечләр белән “сорау – җавап” рәвешендә читтән торып берлектә эшләү системасы җайга салынган.

- Хәзерге вакытта  республика территориясендә асылда барлык күпләп һәм ваклап сату сәүдә объектлары товар җибәрүче оешмалардан алкогольле продукция сатып алу турында ЕГАИСка мәгълүматлар тапшыру өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән дип әйтергә була инде, - диде безгә Рөстәм Арсланов.  - Хәзер җиһазны системага турыдан-туры тоташтыру процедурасы төгәлләнеп килә. Күпләп сату оешмаларының барысы да һәм ваклап сатучы сәүдә объектларының 80%тан артыграгы кирәкле мәгълүматларны  ЕГАИСка тапшыра инде. Шулай итеп, хәмер базары вәкилләре, шок халәтеннән чыгып, ЕГАИСка күчүгә бәйле күп кенә проблемаларның хәл ителгәнлеген раслый.

- Әлбәттә, кайбер проблемалар да юк түгел. Әмма без аларны хәл итү өстендә эшлибез, - дип белдерде Татарстанның Хәмер ассоциациясе рәисе  Ольга Апёнкина. - Безгә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе ярдәм кулы сузып килә. Шушы көннәрдә “Росалкогольрегулирование” вәкиле белән чираттагы очрашу булырга тиеш. Килеп туган сорауларыбызга җаваплар ишетербез дип уйлыйм.

  Тик менә хәмер базары вәкилләренең ЕГАИС системасын уңышлы төстә үзләштергән төрле объектлар буенча статистикасы гына түрәләрнекеннән үзгәрәк.

Чыннан да, Татарстан хәмер базарының күпләп сату секторы  ЕГАИСны асылда үзләштереп, товар җибәрү турында барлык мәгълүматларны  онлайн режимында “Росалкогольрегулирование”гә тапшырып бара икән инде. Әмма кайбер ваклап сату нокталарында әлеге система җайга салынмаган әле: сатып җибәрелгән продукциянең 50% чамасы гына  онлайн режимында раслана. Бу исә ваклап сату нокталарының яртысында җиһазларның урнаштырылмавы, өстенә  аннан файдалана белмәүләре турында сөйли.

 - Эш шунда: күпләп сату секторы инде быелның 1 гыйнварыннан ук ЕГАИС системасында эшли, - дип  искә төшерде  Ольга Апёнкина. - Ягъни продукцияне җибәргәч, накладнойны шундук ЕГАИСта чагылдырабыз. Товар төялгән машина килгәч, ваклап сату өлкәсе сатучысы әлеге накладнойны системада табып тикшерергә, шуннан соң гына товарны кабул итеп, накладнойны ЕГАИСта расларга тиеш. Әмма ваклап сату өлкәсе сатучылары өчен баштан ук накладнойны раслауны кичектерү каралды: күпләп сатучылардан беренче кварталда кабул итеп алынган накладнойлар ЕГАИСта фәкать 1-20 апрельдә генә расланырга мөмкин. Ваклап сату өлкәсенә күпләп сату өлкәсе белән элемтәләр системасына күнегү һәм аны үзләштерү өчен эшләнде бу.

 Хәзер менә күпләп сату өлкәсе сатучылары әлеге «Х көнен» көтеп, берникадәр дулкынлану кичерә. Чөнки бер яклы онлайн-элемтә бөтен системаның да нәтиҗәле эшләвен күрсәтми әле. ЕГАИС фәкать 1 апрельдән соң, товар җибәрү кибетләрдә дә онлайн-режимда расланыла башлагач кына, үзенә күрә бер “чыгарылыш имтиханы” бирә башлаячак. Әмма күпләп сату өлкәсе, ваклап сатучыларның барысын да соңгы көнгә калдырган очракта, «Х көнендә» ЕГАИСның бөтен чылбыры эшләп китә алмаудан курка. Әлеге бурычны үти алмаган ваклап сату нокталары алга таба товарны кабул итә алмыйча, сәүдәне туктатырга мәҗбүр булачак. Шул чагында күпләп сатучыларга ашыгыч төстә яңа партнерлар эзләргә туры киләчәк.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 7800ләп сәүдә объектының алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе бар. Узган елдагы белән чагыштырганда, аларның саны кимүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Асылда эшчәнлек алып бармаган һәм хуҗалары ЕГАИСның катгый контрольлеге астында эшли алмаячакларын аңлаган 200ләп сәүдә объекты базардан киткән. Ә инде 1 апрельдән аларның сафын пилот проектын гамәлгә кертүнең икенче этабында “абынган” ваклап сату нокталары  тулыландырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International