«Вдохновение» клубы әгъзалары белән очрашу

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Казан шәһәре Совет районының “Вдохновение” дигән пенсионерлар клубы утырышында катнашты. Очрашу “Сәйдәш”  мәдәни үзәгендә булып узды.

Казан территориаль органы белгече утырышта ясаган чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, оешманың кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре, үткәрелгән куллану дегустацияләре нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләп үтте.

 Белгечебез пенсионерларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992г. №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләрен җиңел генә телдә аңлатты.

Очрашу барышында территориаль орган белгече товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокуклары, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү очрагында гамәлләр тәртибе, биологик актив өстәмәләр (БАД) сату, кыйммәтле товарларны кредитка көчләп тагу, микрозаймнар мәсьәләләренә һ.б. кагылып үтте.

   Моннан тыш өлкән буын вәкилләренә килешүләр төзегәндә иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп такканда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәш-табышлар бирелде. Очрашу ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр өләшенде.

Очрашуда катнашучылар үткәрелгән чарадан канәгать калды.

Өлкән буын вәкилләренең күңел көрлеген саклап, яхшы киләчәккә өметләнеп яшәүләре күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International