Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан колбаса ризыкларына дегустация үткәрелде

2016 елның 11 марты, җомга

Хәзер кибет киштәләрендә колбасаларның ниндиләре генә юк?! Әмма шулар арасыннан кайсылары иң файдалы һәм тәмле икән?

«Камский» АПК – 2015 елда Чаллыда төзелгән ит эшкәртү һәм колбаса ризыкларын җитештерү комбинаты Әлмәт шәһәренең “Тәмле” кибетләр челтәрендә  «Сосноворская» бренды белән җитештерелә торган колбаса ризыкларына дегустация үткәрде. Халык тарафыннан иң яратып кабул ителгән сортлар: пешерелгән «Докторская», «Любительская», «с молоком» колбасалары, пешерелгән, ярымысланган «Краковская» колбасасы дегустацияләнде.

“Камский” агросәнәгать комплексы” ниятләнелгән максатына ирешү юлында Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә яңа кулланучылары ышанычын көннән-көн күбрәк аклап, продукция җитештерүне арттырганнан-арттыра. Предприятиедә «Cосновоборская» һәм Vita Meаt брендлары белән премиаль сыйфатлы 60 атамадагы колбаса һәм 25 атамадагы суытылган ит ризыклары җитештерү планлаштырыла. “Камский” агросәнәгать комплексы” продукция җитештерүдә «Камский бекон» дуңгыз итен куллана, ә сыер итен Кама аръягындагы зур һәм уртакул фермер хуҗалыкларыннан сатып ала. «Камский бекон» ның мөгезле эре терлек сую буенча яңа линияне эшләтеп җибәрүен дә әйтеп үтик.  Суелган терлек «Камский» агросәнәгать комплексында ит продукциясе итеп эшкәртелә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре дегустация кысаларында, быел “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девиз астында үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, “Кулланучылар хокуклары: өйрәнәбез, мәгърифәтле итәбез, яклыйбыз” дигән мәгълүмат көне үткәрде, “Тәмле” кибетләр челтәре сатып алучыларына куллану өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде, кулланучылар өчен тәгаенләнгән “Җирле продукциянең өстенлекләре” дигән белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International