Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге, Актүбә бистәсенең полиция бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чарасы үткәрде. Аның барышында “Миләш” кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Актүбә ш.т.б., Комаров ур.) хосусый эшмәкәрдән һәркайсы 100әр мл. сыешлыктагы 108 савыт «Березовые почки» косметика лосьоны табып алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.
Кем икәнлеге йөзенә чыккан адәмгә сатучының халык телендә ягымлы итеп “фанфурик”лар дип аталып йөртелә торган “аракыны алыштыргыч” тоттыруын һәркайсыбызның диярлек күргәне бардыр. Спиртлы сыекчаларга мөкиббән китүчеләр өчен моннан да очсызлы һәм кулай эчемлекне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый ич инде. Әлбәттә, эчемлек түгел ул. Тик кайбер адәми затлар бу сыекчаны аракы урынына кулланыпмы-куллана.
Хәмер суррогатларыннан агулану куркынычмы? Әлбәттә, куркыныч. Этанолның кеше организмына зарарлы йогынтысы шуннан гыйбарәт: этанол, анестезия кебек, үзәк нерв системасы функцияләрен туктатып тора. Шулай итеп, “фанфурик”ны торган саен күбрәк куллана барган кеше гомуми анестезиянең барлык этапларын үтеп, сулыш җитмәүдән үлеп тә китәргә мөмкин. Этанол теләсә кемнең физик, шулай ук психик мөмкинлекләрен киметә. Этил спирты калган барлык агулар кебек үк гипоксия - организм күзнәкләрендә кислород җитмәүгә (сулыш органнары параличына кадәр) китерә, күзәнәкләр мембраналарын җимерә, бавыр, бөер, күзләргә зыян сала. Кыскасы, үлем белән яный торган бик тә очсызлы агу...
Гражданнарыбызны битараф булмаска: “фанфурик”лар сатыла торган урыннар турында түбәндәге телефон аша хәбәр итәргә өндибез:
- 8 (8553) 22-21-44 - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы «кайнар линия»се.
Өстәмә рәвештә тагын шуны да хәбәр итәбез: ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүчеләр, актив гражданлык позициясе һәм кешеләрнең тормышы, сәламәтлегенә бик җитди зыян белән янаган легаль булмаган продукциянең таралуына киртә куюга ярдәм итүдән тыш, хәмерне законсыз җитештерүнең расланылган һәр факты өчен матди яктан бүләкләнәчәк тә әле.