Акция Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә (быел ул “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девиз белән уза) багышлап үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча халыкара чараның максаты – авыл хуҗалыгында терлекләрне авырулардан саклау чаралары сыйфатында антибиотиклар куллануны туктату.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “сәламәт” туклану мәсьәләләренә генә түгел, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы башка мәсьәләләр буенча да чаралар үткәрә.
Кулланучылар хокукларын санга сукмауның төп сәбәпләре - бизнес-бергәлек хезмәткәрләренең хокукый яктан аң-белемнәренең түбән дәрәҗәдә булуы, шулай ук гражданнарның үз хокукларын тормышка ашыру механизмнары турында тиешенчә белмәве.
Шуны истә тотып, 2016 елның 11 мартында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Азнакай районындагы бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Эссен” кибетендә кибет хезмәткәрләре белән укыту-өйрәтү характерындагы очрашу уздырды. Моннан тыш микрофон аша сатып алучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне үткәрелү, кулланучылар хокукларын яклауның төп нигезләре, дәгъваларны һәм низаглы хәлләрне карап тикшерү механизмнары турында аңлатылды. Шулай ук территориаль орган адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән мәгълүмати белешмәлекләр, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.
Акцияне оештыручыларның кибет хезмәткәрләренә ирештергән киңәшләреннән берсе – ул да булса сыйфатлы товар сату һәм низаглы хәлләрне кичекмәстән хәл итү.