2016 елның 11 мартында Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә коллективы урамда “Май чабуны бәйрәм итәбез!” дигән күңел ачулар оештырды. Лениногорск шәһәре китапханәсе эчендә, шулай ук урамда даими рәвештә “Ачык ишекләр көне” дә үткәрелеп килә әле. Бу чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә актив катнаша.
Биредә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү инде күптән традициягә әйләнде. Әйтергә кирәк, китапханәгә йөрүчеләрне бу чара үзләренә кирәкле юридик мәгълүматлар белән бушлай танышу мөмкинлеге белән дә җәлеп итә.
Яшь кулланучылар белән агарту эшенә аерым тукталып үтәсе килә. Бу эш яңа буынның мәгълүмати ихтыяҗларыннан чыгып корыла. Яшь буын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә карата зур кызыксыну күрсәтә, дискуссияләрдә актив катнаша, белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә.
Хокукый культура формалаштыру – эшебездә иң мөһим юнәлешләребезнең берсе. Ачык күзле, аңлы-белемле булган тәкъдирдә кулланучылар хокукларын бозу очраклары азрак булачак бит.
Кешеләр күп йөри торган урыннарда үткәрелә торган чаралар куллану культурасын формалаштыруда зур роль уйный. Мондый чараларның максаты – кулланучыларга сатучылар, җитештерүчеләр һәм эш башкаручылар белән үзара мөнәсәбәтләрне дөрес итеп урнаштыруга, низаглардан килешүле конструктив мөнәсәбәтләргә күчүгә ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнар китапханәләре белән хезмәттәшлек итү безнең өчен бик тә уңай тәҗрибәгә әйләнде. Китапханәләрнең күпчелегендә даими “эшләүче” мәгълүмати стендлар урнаштырылып, алардагы мәгълүматлар - “Кулланучыга ярдәм йөзеннән”, “Кулланучы почмагы” даими яңартып торыла.