2016 елның 10 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан - Оренбург автомобиль юлының 352 нче чакрымында документларсыз гына 16,2 литрдан артыграк хәмер продукциясен китергән чагында Казахстан Республикасында яшәүче ир-егет “иярләгән” “КамАЗ” йөк машинасын туктатты. Машинаны тикшерү барышында юл-патруль хезмәте һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Кристалл» һәм «Журавушка» аракысын, «Казахстан» и «Персона» коньягын хуҗасыннан тартып алырга мәҗбүр булды.