Россиядә ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Быел бу көн Әлмәттә “Кулланучылар хокуклары: өйрәнәбез, мәгърифәтле итәбез, яклыйбыз” дигән девиз белән уза. Шулай итеп, маршрут троллейбусы пассажирлары өчен кулланучыларның төп хокукларын аңлату, кулланучылар өчен тәгаенләнгән белешмәлекләр өләшү булачак. Әлеге чара № 1 маршрут буенча йөрүче №13 троллейбуста 10.00-15.00 сәгатькәчә үткәреләчәк.