Әлмәттә мәгълүмат көне була

2016 елның 11 марты, җомга

Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, 1994 елдан башлап, ел саен билгеләп үтелә. Традициягә туры китереп, Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең (15 мартта билгеләп үтелә) тематикасын да билгели. 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Менюдан антибиотикларна алып ташларга!” дигән девиз белән үткәрелә.

Шул рәвешле 2016 елда ит продукциясен җитештерү һәм сатуда кулланучылар хокукларын яклау төп игътибар үзәгенә алыначак. Шуны да  билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге көн алдыннан куллану өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләргә багышланган күп кенә чаралар үткәрәчәк.

 Әйтик, 2016 елның 15 мартында  10.00-15.00 сәгатькәчә  җәмәгать транспортында, аерым алганда, Әлмәт шәһәренең  №1  маршрут троллейбусында “Кулланучылар хокуклары:  өйрәнәбез, мәгърифәтле итәбез, яклыйбыз” дигән Мәгълүмат көне уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International