2016 елның 10 мартында Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара булып узды. Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Прилукова Р.Г. “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Чаллы территориаль органында Консультатив совет утырышында катнашты. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә (агымдагы елның 15 мартында “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девиз белән уза) багышлап үткәрелде.
Утырышта “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге, Актаныш районындагы филиалы вәкилләре, «Госветобъединение г. Наб.Челны» дәүләт бюджет учреждениесе, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең район башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Чарада Чаллы шәһәрендә сатыла торган азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булу-булмау мәсьәләсе төп игътибар үзәгенә алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе территориаль органы белән берлектә 2016 елның 11-24 мартына Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар планын эшләде.
Чаллы шәһәре буенча түбәндәге чаралар планлаштырылган:
- 2016 елның 14 мартында «Торговый квартал» һәм «Сити Молл” сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә кулланучылар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең сыйфатлыларынын дөрес итеп сайлап алу күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән “Консультация өстәле” оештырылачак.
- 2016 елның 15 мартында “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесендә, кулланучы буларак китапханәгә йөрүчеләрнең аң-белемнәрен үстерү максатында укыту-өйрәтү характерындагы семинар үткәрелеп, тиешле тематика буенча китаплар күргәзмәсе оештырылачак.
- 2016 елның 16 мартында “Роспотребнадзор” белән берлектә Чаллы дәүләт педагогия институтының 2 курс студентлары өчен факультатив дәрес үткәреләчәк.
- 2016 елның 17 мартында Чаллы шәһәре ветераннары өчен пансионатта өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу оештырылачак.
- 2016 елның 18 мартында “Эссен” кибетендә кулланучылар һәм кибет хезмәткәрләре өчен “Түгәрәк өстәл” үткәреләчәк.
Шулай ук зур сәүдә объектларында җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә дегустация үткәрү дә күздә тотыла.