Бүген “Яңа гасыр” телеканалының “Халык контроле” проектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Т.М.Хәбибуллина чыгыш ясаячак. Турыдан-туры эфирда хәмер белән законсыз сәүдә итү, суррогат хәмер сату, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактларын ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау мәсьәләләре һ.б буенча фикер алышу була.