Таксист та, хәмер сатучы да

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

9 март көнне РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына алынган мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәрләре Васильево бистәсендә яшәүче берәүнең “кулдан” аракы сатуына киртә куйган.

Эш материалларына караганда, хәмер сатучы 2016 елның 2 мартында таксист сыйфатында акча эшләгән. Диспетчердан кемнеңдер өенә бер шешә аракы китереп бирүгә заказ кергән. Машина йөртүче якындагы кафега кереп бер шешә “Старая Казань» аракысы сатып алган да заказчыга китереп биргән. Заказчыга бер шешә аракы, китереп бирү бәясе белән бергә, 310 сумга төшкән. Таксистны заказчы белән исәп-хисап ясап торган чагында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Әлеге гражданинның аракы сатуы  законсыз гамәл булып, алкогольле продукцияне тиешле лицензиядән башка гына сату буларак квалификацияләнә. Закон бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International