Баулы районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре документларсыз гына алкогольле продукция ташу фактын ачыклаган.
2016 елның 12 мартында 9 (төнлә) Мәскәү - Чиләбе автомобиль юлының 1272 нче чакрымында бер транспорт чарасы туктатылып, шул машинаның кузовында 2593 шешә хәмер продукциясе табылган. Машина йөртүченең хәмергә документлары булмаган.
Хәзер әлеге факт буенча өстәмә тикшерү үткәрелә.