Эшмәкәр һәм кулланучы - үзара аңлашуга адымнар

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында хуҗалык итүче субъектлар белән укыту-өйрәтү характерында очрашулар үткәрелә. Бу көн ел саен 15 мартта куллану мөнәсәбәтләренең көн кадагына суга торган мәсьәләләреннән берсенә багышлап уздырыла. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1962 елда Дж. Ф. Кеннеди Конгресста ясаган чыгышында соңыннан төп хокукларга әйләнгән иминлеккә, мәгълүматка һәм сайлап алуга хокук, шулай ук фикереңне ирештерүгә хокук урын алган закон проекты тәкъдим иткән көнгә туры китереп сайлап алынган.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон кулланучылар белән эш башкаручылар, җитештерүчеләр һәм сатучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә бәйле төрле мәсьәләләрне җайга сала, аларны сыйфатлы һәм, иң мөһиме – сәламәтлеккә зыян китерми торган рәвештә алу хокукын билгели, хокукларны яклау механизмын билгели.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып чаралар үткәрә. 2016 елның 14 мартында «Киндер  маг» кибетендә укыту-өйрәтү характерында очрашу уздырылды. Чара барышында товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Территориаль орган хезмәткәрләре берочтан кибет җитәкчелегенең кулланучылар хокукларын яклау буенча белемнәрен, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган низаглы хәлләрдән чыгу күнекмәләрен һәм осталыгын да тикшерде.

Мондый чараларның максаты – хуҗалык итүче субъектларның һәм аларның хезмәткәрләренең хокукый компетенциясен арттыру. Һөнәри белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә хокукый компетенция исә үзеңнең хокукый белемнәреңне тирәнәйтү һәм киңәйтү бәрабәренә үсә. Нәкъ менә хокукый яктан аң-белем дәрәҗәсенең югары булуы бизнес-бергәлекнең хокукый компетенциясен һәм хокукый культурасын формалаштыру өчен нигез булып торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International