Аксубай май заводының яңа сулышы

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Гүзәл затларыбыз бәйрәме алдыннан Аксубайда бик зур вакыйга булды: биредә май заводы эшләтелә башлады. Производство соңгы берничә ел дәвамында кайбер сәбәпләр аркасында туктатылып торган иде. Шуңа күрә май заводы озак вакытлар буе республикабызның зур сөт заводлары өчен чимал җыю-китерү пункты гына булып торды. Бүген исә заводның яңа милекчесе барлыкка килде. Экологик яктан чиста продукция генә җитештерә торган, республикада уңышлы төстә эшләп килүче «Экокорпорация» бу.

- Районыбыз өчен тарихи вакыйга шаһитына әйләндек, - символик кызыл тасманы кискәндә район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов әнә шулай дип билгеләп үтте.

Әлеге предприятиенең тарихы бик бай. Аның зур гына биеклекләргә күтәрелгән вакытлары да бар иде. Аксубай мае үз вакытында бренд булып саналды. Иң яхшы товар буларак, Оборона министрлыгы линиясе буенча Варшава килешүе илләрендәге хәрби частьләрдә хәрби хезмәткәрләрне тукландыру өчен кулланылды, Россиянең ерактагы төбәкләренә дә сатыла иде.

 Бу көннәрдә заводта даны еракларга таралган нәкъ менә шул атланмайны җитештерүгә керешелде дә инде. Цехларда эшләү өчен яңа кадрлар сайлап алына, белгечләр әзерләү мәсьәләсе хәл ителә. Заводны ачу тантанасында катнашучылар (алар арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече дә бар иде) производство идарәчесе Юрий Седов белән бергә, продукт җитештерүне үз күзләре белән күрү өчен, завод территориясенә үтте. Шулай итеп, предприятие цехлары буенча кечкенә генә экскурсия оештырылды. Менә сөт кабул ителә торган аппаратная бүлмәсе. Сөт биредә өлешчә пастеризацияләнеп җылытыла һәм сепаратор аша үткәрелә. Шулай итеп, чимал сөтөстенә һәм аертылган сөткә әйләнә. Шуннан соң сөтөсте технологик линия буенча яңадан пастеризацияләнеп, майлылыгы югары дәрәҗәдә булган сөтөстенә һәм пахтага, шулай ук май ясау өчен аерып куела. Майлылыгы 72,2 процент булган ахыр продукт, 20шәр килограмм итеп, тартмаларга агызыла. Шуннан тартмалар суыту камераларына урнаштырыла.

Шулай итеп, атланмайның тәүге партиясе очрашуда катнашучыларның күз алдында эшләнде, дип әйтсәк тә була.

Заводта калдыксыз производство җайга салынган. Майсызландырылган сөт эремчек җитештерүгә китә. Алга таба сөт, әче сөт ризыклары, йогырт, каты, йомшак сырлар җитештерү дә планлаштырыла.   
     Очрашуда катнашучылар сөтне бик җентекләп тикшерү өчен булдырылган җитештерү, бактериология лабораторияләре белән танышты, ремонт эшләре башкарылып, кирәкле җиһазлар сатып алынганнан соң сөт продукциясенең киң ассортименты җитештереләчәк цехларны карады.
- Завод зур булмаса да, шактый ук күп продукция җитештереләчәк, - дип аңлатып үтте Камил Гыйльманов. - Биредә көн саен 60 тоннадан артыграк сөт кабул ителә, заводның резервлары бар. Район җитәкчелеге, предприятие тулы куәтенә эшләсен өчен, төрле яклап ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International