Әлмәт территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе үткәрелә

2016 елның 15 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, гражданнар игътибарын “сәламәт” туклану проблемаларына җәлеп итәргә тиешле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган төп чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, “Яшь кулланучы” балалар рәсемнәре бәйгесен оештырды.

Сәламәтлек өчен файдалы ризыклар белән генә туклану балаларның саулыгына, өлгереше һәм үсешенә йогынты ясардай төп факторларның берсе булып тора. Әлеге конкурс “сәламәт” туклану, авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерү, кулланучылар хокуклары өлкәсендә белемнәрне үзләштерүгә этәргеч бирү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре мәсьәләләрендә танып белү эшчәнлеген көчәйтергә тиеш.

Туклану темасының көн кадагыннан төшкәне юк. Чөнки балаларның әйбәт ризыклар белән туклануы –  сабыйның сәламәтлеге, әйбәт кәеф-рухы нигезе. Туклану гадәтләре балачактан ук барлыкка килгәнлектән, гаиләдә сабыйларга нәни чактан ук “сәламәт” туклану нормаларын сеңдерергә кирәк. Балалар бик тиз зурлар ризыклары белән кызыксына башлый. Шуңа күрә сабыйның зурлар ризыгына ни рәвешле ияләшә башлавы әти-әнисенең нәрсә ашавына бәйле. Моның коры-сары һәм фастфуд түгел, ә “дөрес”, “сәламәт” ризык булуы әйбәтрәк, әлбәттә.

Рәсемнәрне бәяләү һәм махсус комиссия эше 2016 елның 17 мартына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International