Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бергәләшеп каршылыйбыз!

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Казанда яшәүче барча кешене 2016 елның 15 мартында “Тандем” сәүдә комплексында консультация пункты эшендә катнашырга чакыра. Биредә белгечләребез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирәчәк һәм, кирәк булган очракта, сатучы, хезмәт күрсәтүче исеменә дәгъва төзүгә ярдәм итәчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына кулланучыларның санга сугылмаган хокукларын торгызу юллары бәян ителгән матбугат продукциясе (газетлар, буклетлар) тәкъдим ителәчәк.

Консультация пункты 14.00дән 16.00 сәгатькәчә түбәндәге адрес буенча эшли: Казан ш.., Ибраһимов пр., 56 й., “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексы, 1 кат.

Консультация пунктына килеп чыга алмаучыларга үзләрен борчыган сорауларны  277-94-96 телефоны (адресыбыз: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.) аша җиткерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International