Антибиотикларны еш кулланасызмы?

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында территориаль орган карамагындагы барлык районнарда чаралар үткәрү барышында халык арасында сорашып-белешү үткәрде. Сорау (Антибиотикларны еш кулланасызмы?) Кулланучылар хокукларын яклау көне девизына кагылышлы булды. Чарада барлыгы 92 кеше катнашты. Җаваплар  - түбәндәгечә:

-43 кеше  -  әйе, еш кулланам;

- 18 кеше - фәкать табиб киңәше буенча гына;

6 кеше – юк, кулланмыйм;

25 кеше  - артыгын кулланырга тырышмыйм дип җавап бирде.

 Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның күпчелеге (47%ы) антибиотиклар куллана. Үзләре әйтүенчә, тамаклары кытыклый яки эчләре авырта башлауга ук антибиотикларга үреләләр. 27%ы антибиотиклар белән мавыгырга тырышмый - аларны бик кирәк булганда гына куллана.  20% ы, антибиотикларны фәкать табиб киңәше буенча гына эчәргә кирәк, дип саный. 6% ы, даруларның әлеге төре организмны агулый, дип исәпләп, фәкать халык средстволарын гына эшкә җигә.

Тик ни генә булмасын, сорашып-белешүдә катнашучылар барыбер дә бердәм фикергә килде. Антибиотиклар бер әгъзаны дәваласа, икенчесенә зыян сала, һәм еш кына аларның “иярчен” тәэсире организмны эштән чыгара, дигән фикер булды бу.

Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы барчагызны да Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне белән котлый! Юлыгызда сыйфатсыз товарларның очрамавын һәм хокукларыгызның беркайчан да бозылмавын телибез! Ә без, үз чиратыбызда, һәрвакыт сезгә ярдәм кулы сузарга әзербез.

 Кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда һәм киңәш-табыш кирәк булган очракларда түбәндәге адрес буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Татарстан Республикасы, Арча ш., Банк ур., 2 “а” й. Элемтәгә керү өчен телефон: 8(84366)3-28-93, 3-22-69. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International