Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында мәгълүмати акцияләр башланды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Белеп торуның зыяны юк! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья куллланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында кулланучылар өчен мәгълүмати акцияләр үткәрү максатында шәһәр урамнарына чыкты. 2016 елда бу көннең девизы - “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” Шуны истә тотып, мәгълүмати мәйданчыкның беренчесе автомобиль төзүчеләр шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәсендә оештырылды.

Белгечләребез биредә сәламәт тормыш рәвеше мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирде. Шәһәр халкына дөрес туклану принциплары: нинди ризыкларга өстенлек бирергә, очсызлыгына карамастан, кайсыларыннан баш тартырга яки азрак кулланырга кирәклеге аңлатылды. Кулланучыларны азык-төлеккә килеп эләгүче антибиотиклар мәсьәләсе кызыксындырды. Шулай ук, нинди ризыкларда антибиотиклар микъдары күбрәк һәм мондый ризыкларны кулланганда сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсә эшләргә, дигән сорауларга җаваплар бирелде.

 Гомумән, теләгендә булганнарның һәммәсе  куллану базары өлкәсендә көн кадагына суга торган сорауларына җаваплар ишетте. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар, брошюралар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International