ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Г.А.Нестерованың «Разливное пиво» бүлегендә (кибет түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Менделеев ур., 15 й.) 100 мл сыешлыктагы пыяла савытларда дарулар әзерләү һәм тәнгә сылау максатында кулланыла торган “95%лы этил спирты” сату фактын ачыклады. Этикеткасына “Аптека челтәре аша гына сатыла” дип язылган булуына да карамастан, эшмәкәр сыра сату белән генә канәгатьләнеп калмаган. Тик аның фармацевтика эшчәнлеге барып чыкмады. 38 савыт спирт хуҗасыннан алынып, хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә.