ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Азнакай районындагы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрә.
Азнакай шәһәренең зур сәүдә челтәрләрендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү өчен өч көн Мәгълүмат көне (“15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Кулланучы хокукларын ничек якларга? дигән тема буенча) буларак игълан ителде. Шулай итеп, Мәгълүмат көне кысаларында барлыгы 29 кулланучы киңәш-табыш алуга иреште.
«Шифа” сәүдә челтәрендә Мәгълүмат көнен үткәрү кысаларында исә сәүдә челтәренең үз продукциясен: манты, “нежность» салаты, лимон бәлеше, беленнәрне дегустацияләү үткәрелде. Гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә конкрет күнекмәләргә өйрәтү һәм аларга аң-белемнәр эстәү максатыннан консультация өстәле оештырылды, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.
Халыкның игътибарын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен массакүләм мәгълүмат чараларында, җирле телевидениедә акция оештырылды.
Территориаль орган хезмәткәрләре, үткәрелгән чараларны анализлап, актуаль темалар: кулланучы хокукларын кыскан килешү шартларының гамәлдә була алмавы, сыйфатлы товарны башкасына алыштыру, кулланучыларны кредитлау мәсьәләләре буенча төрле яшьтәге кешеләр арасында агарту эшчәнлеген көчәйтергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.
Бу юнәлештә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең гражданнар белән турыдан-туры эшләве (күчмә семинарлар һәм кабул итүләр, консультация өстәлләре) эшнең иң нәтиҗәле ысулларыннан берсенә әйләнәчәк.