2016 елның 15 мартында – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Сатыш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Хезмәткәрләребез, шул исәптән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән тематикасы буенча мәсьәләләрне конкрет мисалларда карап, чарага җыелган халыкның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Сораулар асылда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, куланучыларны кредитлауга, сәүдә кагыйдәләренә (сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру, кире кайтару, сатучының гражданнар тарафыннан игълан ителгән таләпләрне канәгатьләндерү сроклары, товар, сатучы турында мәгълүматлар һ.б.) кагылышлы булды.
Шуны шикләнмичә әйтерә була: Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар халык арасында кулланучыларның хокукый культурасын формалаштыру буенча даими рәвештә киң колачлы эш алып бару зарурилыгын, шулай ук мондый чаралар нәтиҗәсенең кызыксынулы барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, тулаем алганда гражданлык җәмгыяте көчен бер йодрыкка туплауга бәйле булуын күрсәтте.