М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларны үткәрү урынына әйләнә.
Программага гражданнарга кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы барлык проблемалы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү кертелгән. Үткәрелә торган чараларның төп максаты – кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә халыкны агарту.
15 мартта шәһәр китапханәсендә, халыкка хокук мәсьәләләрен аңлату максатыннан чыгып, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган китап-иллюстрацияләр күргәзмәсе ачылды. Быелгы чараның девизы: “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” Халыкара кулланучылар хокукларын яклау оешмасы инде менә икенче ел рәттән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгеләп, кулланучыларның “сәламәт” туклануга хокукларын игътибар үзәгенә алырга өнди. Бу исә дөньякүләм куллану бергәлегенең әлеге өлкәдәге хәлләрнең торышына борчылуы саклануын раслый.
Күргәзмәдә китап укучыларга бик тә бай мәгълүматлар, рәсми документлар, журналлардан язмалар тәкъдим ителеп, теләгендә булган һәркемгә кулланучылар хокукларын яклау һәм сәламәт тормыш рәвешенә кагылышлы файдалы мәгълүматлар эзләп табу мөмкинлеге бирелде. Валерий Поздняковскийның «Экспертиза мяса и мясопродуктов» дигән китабында, яңа суелган терлек ите һәм сыер, дуңгыз, сарык, ат, поши ите ризыкларын кертеп, ит һәм ит продуктларының сыйфаты, сәламәтлек өчен зыянсыз булуы һәм аларга экспертиза ясау мәсьәләләре буенча укыту-өйрәтү-белешмә материалы тәүге тапкыр системалы төстә тулы итеп җыеп бирелә. Китапның төп бүлекләрендә азык-төлекнең әлеге төркеме буенча түбәндәге мәсьәләләр карала: классификациясе, терминнары һәм билгеләмәләре, җитештерү технологиясе, азык кыйммәте, сыйфатына карата таләпләр, төрелмәсе, маркировкасы һәм саклау.
Күргәзмә хокуклары санга сугылмаган кулланучыларның киң даирәсе, юристлар, суд һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре өчен билгеләнгән.